Маленькие истории большого народа

Дипломат

Город: Казань
Дипломат
Продолжение - по ссылке
Сезнең дөбердәвегез беркемгә дә комачауламый дип уйлыйсызмы?

Әй, рәхәт тә яши икән Казан халкы! Казан шаулый, Казан үсә. Әле күптән түгел генә урамнарында ат тояклары тавышы яңгыраган булса, хәзер инде машиналар, трамвай, троллейбуслар җир асларын дөбер-шатыр селкетә. Халык шат – җәяү йөрисе юк. Эшкә бик тиз барып җитәләр. Кыскасы, рәхәт яшиләр. Тик алар исләренә дә алмыйлар, кешеләр галәмдә бер үзләре генә түгел. Һәм аларның рәхәтлеге кемнәргәдер комачауларга мөмкин...
Иң югары катта яшәүче Әсүәд дөбердәүдән янә уянып китте.
– Уф! Ялкыттыгыз! – дип башын мендәр белән каплады. Йоклап китмәкче булды. Тик булдыра алуына үзе дә ышанмады. Авылдан күченгәннән бирле аның юньләп йоклаганы да булмады. Иртәнге дүрттә шәһәр уянып, эшкә ашыгучы кешеләр йөгерә башлау белән «йокы» сүзенең «й» хәрефе дә күз алдына килә алмый иде. Шул сәбәпле Әсүәднең кәефе көннән көн төшә барды.
Әсүәд ачуланып мендәрен бәреп атты да, ятагыннан торып тәпечкиләрен киеп басты.
– Тагын эшкә ике сәгать алдан барам, – дип уфтанып юыну бүлмәсенә юл тотты.
Дәүләт хезмәткәре булуына карамастан, аңа шәһәрдәге иң начар районда бер бүлмәле фатир биргәннәр иде.
– Ярый, анысына да рәхмәт. Бераз түзәргә туры килер. Иң кимендә, минем эш урыным дәрәҗәле. Абзама рәхмәт, – дип йөзен юды, мыекларын тарады. Аннары коерыгын... Гафу итегез, хөрмәтле укучыларым. Мин бит әйтергә оныттым, Әсүәд – кеше затыннан түгел. Ул – мәче. Кап-кара озын йонлы мәче. Тик корсагы гына ак. Ул үзен бомбей токымыннан дип, Һиндстаннан күченеп килүче мәчеләр нәселеннән дип күкрәк кагып йөрергә ярата иде. Аны үпкәләтәсем килмәсә дә, сер итеп кенә әйтим инде: ул ялгыша. Нәселендә бердән-бер мигрант – ул аның дәү әтисенең әтисе. Анысы да XIX гасыр азакларында Себер якларыннан күченеп килүче урам мәчесе иде.
Коерыгын тарап, махсус гель белән буяганнан соң, Әсүәднең кәефләре күтәрелеп китте. Ул бу гамәлдән һәрчак хакыйкый ләззәт ала иде.
Әсүәд юыну бүлмәсеннән чыкты да, аш бүлмәсенә юл тотты. Гомумән, мәчеләр нәкъ безнеңчә – бөтен уңайлыклары булган фатирларда яшиләр. Фатирның зурлыгы гына арткы тәпиләрендә йөри торган мәчеләргә яраклаштырылган...
Әсүәд нәкъ кеше сыман өстәл янында, иртәнге боткасын ашап утырганда, кәефе тагын да яхшырып китте, ниндидер көй мырларга тотынды. Ул хәтта вакыт-вакыт өске яктан яңгыраштырып торган дөбердәү тавышы барлыгын да онытты. Тик бу озакка сузылмады. Катырак бер дөбердәүдән өстәлдә торган сөтле чүлмәк идәнгә төшеп чәлперәмә килде. Әсүәднең мырлавы шунда ук кычкыруга әверелде:
– Җитәр! – дип, ул өстәлгә тәпие белән сукты, – Ничәнче чүлмәгем ватылды инде! Бөтен эшләгән акчам шул савыт-саба алырга китеп бетә бит инде болай!
Бу урыннан ничек тә булса күченеп китү турында сөйләшергә ниятләп, Әсүәд иң яхшы кәчтүмен киеп алды. Дөресен әйткәндә, мәчеләрнең гаурәтләре булмау сәбәпле, кием кигән мәче бик үк еш күзәтелә торган күренеш түгел иде. Тик дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә кәчтүмсез килергә рөхсәт юк.
Озак та үтмәде, Әсүәд инде күпкатлы йортының янәшәсендә күкрәк тутырып иртәнге саф һаваны сулап тора иде. Кешеләр (һәм шул исәптән мин дә) яши торган Өске Казан шәһәрендә кояш инде йокысыннан торып, нурларын бөтен җиргә тарата. Һәм ул җир асты галәмен - мәчеләрнең Аскы Казан шәһәрен дә онытмады. Кабан күле, өстенә төшкән кояш нурларын йотып, җир асты шәһәренең күге буйлап тарата. Нинди күге? – диярсез. Җир астында нинди күк булсын инде?
Чыннан да, Аскы Казанга беренче генә эләгүегез һәм берәрсе сезгә бу – җир асты шәһәре, дип аңлаткан булса, сез аның акылының сәламәтлегенә үк шикләнер идегез. Зәңгәр күк, кызыл кояш, әле юкка чыгарга өлгемәгән ак ай эзе – барысы да нәкъ бездәгечә. Киң мәйданнар, чирәм, чәчәкләр белән күмелгән парклар, биек-биек агачлардан торган парклар, бакалар белән тулган күлләр – болар барысы да кояш нурында йөзәләр. Ә шәһәрнең тип-тигез урамнарның як-яклары буйлап пальма агачлары төзелеп киткән. Пальма? Безнең җирлектә нинди пальма үссен?
Һәй, иптәшләр, сез әле шәһәр бакчаларында үскән иң экзотик җимешләрне күрмәдегез...
Бу барлык могҗизалы күренешләрнең сере шәһәрнең күгендә яшерелгән дә инде. Игътибар белән карасаң, шуны күрергә була: бу күк – чынлыкта күк түгел. Ул бөтен шәһәрне өстеннән каплап алган киң җир асты күле. Һәм бу күл борыңгы инженерлар хезмәте нәтиҗәсендә шәһәргә агып төшми. Һәм нәкъ шушы күл инде Өске Казандагы кояш җылысын, кояш яктысын ел дәвамында бөтен шәһәргә тарата. Ә салкынлык чыганаклары биредә юк иде. Хәтта Өске Казанга кышлар җитеп җирне катырса да, бу салкыннар Аскы Казанга төшә алмый. Шуңа да бу шәһәрдә – мәңгелек җәй.
Әсүәд иртәнге кояш нурларына сокланып торган арада, урамнарда беренче мәчеләр күренгәли башлады. Кайберләре эшкә ашыгып, кай-берәүләре иртәнге йөгерүгә чыгып баралар. Әлбәттә, барысы да Әсүәд кебек үк арткы тәпиләрендә йөриләр...
Бөкеләр әле тиз генә барлыкка килмәсен белсә дә, Әсүәд тукталышка ашыкты. Анда әле бер йонтагай да күренми. Өске Казан шәһәрендә кешеләр шау-шу машиналарында йөрсәләр, монда исә тынлык иде. Аскы Казан шәһәренең үзәгенә барып җитү өчен Сәригъ исемле транспорт системасы кулланыла иде. Ул бездәге аквапарклардагы торбаларны хәтерләтә. Кереп ятасың да шуңа, шәһәрнең кай җиренә барып җитәргә ниятлисең, шунда барып җитәсең. Әсүәдкә исә кәчтүмен бозмас өчен, бизнес-класс җайланмасын кулланып барырга туры килә. Кесәсеннән айлык Сәригъ абонементын автоматка терәде дә, шундук җир астыннан капсула чыгып Әсүәдне каплап алды, Сәригъ линиясенә салып җибәрде. Әсүәд зур тизлек белән аска таба юнәлде. Ян-ягында башка мәчеләрнең койрыклары гына җилфер-җилфер болганып китәләр...
Биш минут та узмады, Әсүәд инде эш бинасының ишеген ачып эчкә узды. Болай иртә әле беркем дә эшкә килми иде. Шушы уңайдан, Әсүәд эшләгән бүлек башлыгын көтеп торып, дәүләт эшләренә кереп чумганчы, фатир мәсьәләсен кайгыртмакчы булды. Көтә торгач, уйга батты.
Әле күптән түгел генә ул авылда балык тоту бизнесын алып бара иде. Барысы да бик яхшы. Балык та күп, шул сәбәпле акча да җитәрлек, сөйгән кызы белән никах та укытмакчы булган иде. Тик шул афәт – фабрика. Кешеләргә, беләсезме, тавык ите җитми! Аларның үскәнен көтеп торып булмый бит. Көчләп үстерергә кирәк. Ә аларны җитештерүче фабрика башкаларга нинди йогынтысы бар икәнен уйлап та карамый. Менә шуның нәтиҗәсендә күлдә балык та бетте, суы да кипте, сөйгән кызы да йөк машинасы астына эләгеп харап булды... Әсүәд аны кызганып, яшен тыя алмады. Ярый әле коридорда караңгы иде. Шул мәлдә килеп җиткән башлык алдында елап торырга Әсүәд бер дә теләмәгән иде.
– Әссәламү галәйкүм, Әсүәд, – дип башлык сәлам бирде. Бу – күзлекле, кырыклар тирәсендәге кыска йонлы чуар мәче иде. «Сat’s dream» фирмасыннан пинҗәк, галстук, башмаклар – чын башлык. Аның янында Әсүәд авыл йолкышы булып кына күренә.
– Вәгаләйкүм әссәлам, Кадир әфәнде, – дип Әсүәд сәламен алды.
– Син мине көтәсеңме? Ни булды? – дип Кадир ишеген ачкыч белән ачып, Әсүәдне эчкә үткәрде.
– Мин фатир мәсьәләсе белән... Югары катта йоклый алмыйм. Көн саен шул дөбердәү. Башка районга күчермәсәгез, түбәнрәк катка булса да күчерегезче.
– Әсүәд, энем, синең яшеңдә мин андый фатир турында хыяллана да алмый идем. Фатир гына түгел, безнең җәмгыять турында да ишеткәнем юк иде. Мин инсаннар белән, – мәчеләр кешеләрне бары тик “инсан” сүзе белән генә атый иделәр, – Өске Казанда яши идем. Инсаннар белән яшәү, гомумән, начар дип әйтмим-әйтүен. Әмма бәйсезлек – ул бәйсезлек! Аны алыштырып булмый. Син әлегә безнең бүлектә сәркәтип булып кына эшлисең. Мондый таләпләр куерга әле иртәрәк...
Әсүәд, боегып, коерыгын тузанлы идәнгә төшерде. Иртәнге майлау ритуалы әрәмгә китте. Моны күреп, Кадир аның кырына килеп тәпиен җилкәсенә куйды.
– Ярар, Әсүәд, борчылма. Берәр нәрсә уйлап карарбыз. Бар, коерыгыңны юып кил.
Әсүәднең бер дә коерык кайгысы булуга карамастан, ул үзеннән дәрәҗәлерәк кешеләргә каршы сүз әйтергә өйрәнмәгән иде. Шуңа күрә ул буйсынып тәһарәтханәгә атлады. Пинҗәген юешләмәс өчен кырыйга салып торып, койрыгын ике якка әйләнә торган валик арасына тыкты. Шунда ук койрыгында бер пычрак эзе дә калмады. «Чынлыкта, Кадир әфәнде дөрес әйтә. Бу җәмгыятькә эләгүем – зур уңыш ләбаса. Авылда булсам, койрыгымны ялап кына чистартыр идем. Бик үк уңайлы түгел... Тик авылда барыбер рәхәт иде», – дип сөйгән кызын сагынып искә төшерде һәм кешеләргә булган ачуы янәдән кабынып китте.
– Кадир әфәнде, нишләп бу инсаннардан без шул кадәр зыян күрәбез соң? Ник алар үз җәмгыяте турында гына борчылалар соң? – дип Әсүәд бүлмәгә кире керде. Башлык инде чумган кәгазьләре арасыннан чыгып Әсүәдкә карады.
– Безнең җәмгыятебезнең барлыгы турында белмәгәч, нишләсеннәр соң инде алар? Дөреслектә, җәмгыятебезгә алардан зыян бик үк зур түгел. Әйе, шау-шу киләләр. Фатир мәсьәләсе бар. Без аны ханыбыз белән күптән инде җыелышларда карыйбыз. Инсаннарның транспорт юллары астындагы фатирларны читкәрәк күчерү турында сөйләшүләр бара. Ә шуннан башка зыян бар мыни?
Әсүәд авылындагы кайгыларын сөйләп җан авазын җиткермәкче булган иде, тик шул мизгелдә ишек элмәге белән җиргә лапырдап килеп төште. Аның артыннан әзмәвер гәүдәле Сәмин авыр сулап йөгереп керде.
– Кадир әфәнде, харап булдык! Өске Казанда фәрман чыкты. Инсаннар метро төзәячәк...